Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Кичен, көндез һәм иртән - һәрвакыт сак бул уттан!"

    Районда игълан ителгән    “Ут белән сак булыйк!” исемле янгын куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Кичен, көндез һәм иртән – һәрвакыт сак бул уттан!” исемле сораулар һәм җаваплар кичәсе уздырылды. Иң элек укучылар утның уңай һәм тискәре яклары, янгыннар, аларның ни өчен бик куркыныч булуы турында, янгын сүндерү оешмасы тарихы турында китапханәченең кереш сүзен тыңлап киттеләр. Аннан соң презентация слайдлары ярдәмендә укучыларның бу өлкәдәге белемнәрен тикшереп карадык. Татар халкының әлеге темага кагылышлы табышмаклары, мәкаль –әйтемнәрен дә искә алып киттек. Шулай ук аларга “Ут дус та, дошман да” исемле китап күргәзмәсен дә тәкъдим иттек.