Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Яшьләр коррупциягә каршы"

   Халыкара коррупция белән көрәш көнен каршылап мәдәният хезмәткәрләре белән бергә "Яшьләр коррупциягә каршы" исемле түгәрәк өстәл уздырдык. Яшьләр әңгәмә барышында үзләренең ришвәтчелеккә булган фикерләре белән уртаклаштылар, үзләре белән булган хәлләрне искә алдылар. Ә без үз чиратыбызда аларны "Коррупциягә каршы көрәш турында: гражданга белешмәлек"  белән таныштырдык.  Бу белешмәлек бик аңлаешлы итеп ришвәтчелек, вәкаләтләрдән явызларча файдалану, алар өчен җаваплылык турындагы сорауларга тулы җавап бирә.  Шулай ук "Коррупция сүзенең сере" исемле китап күргәзмәсенә обзор да ясалды.