Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Йөрәк җылысы"

      Декабрь аеның башы инвалидлар декадасы буларак билгеләнеп үтелә. Шушы дата уңаеннан без дә “Йөрәк җылысы” исемле әдәби кичә уздырдык. Укучыларны әлеге датаның тарихы, бу көнне илебездә башкарылган эшләр белән  таныштырганнан соң, кичәбез түгәрәк өстәл артында сөйләшү белән дәвам итте. Китапханәче укучылар өчен презентация слайдларына сораулар әзерләде. Укучылар мөмкинлекләре чикле булган язучыларны, композиторны, җырчыларны һәм халык арасында танылуга ирешкән Р. Нәбиев белән Ник Вуйчичларны танып алар турында белгән мәгълүматлары белән уртаклаштылар. Китапханәче бу белемнәрне тулыландырып барды һәм сөйләшү барышында “Яралы язмышлар” китап күргәзмәсенә обзор да ясады. Шулай ук мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормышларын җиңеләйтү өчен куела торган билгеләрне дә карап чыктык. “Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр безнең арада тулы хокуклы кешеләр булып яшәргә хаклы һәм яшәргә тиеш. Алар безгә, тулы тормышта, исән-сау булып яшәүчеләргә тормышның кадерен, саулыкның кадерен аңлатыр өчен булса да яшәргә тиеш. Ә без аларга һәрвакыт ярдәмгә килергә, алар белән аралашырга  әзер булып торырга тиеш” – очрашуыбызның максаты да, тәмамлау ноктасы да  шушы сүзләр булды.