"Кояштай түгәрәк була Әнкәйле дөнья гына"
Һәр елны ноябрьнең соңгы атнасында иң якты бәйрәм – Әниләр көне билгеләнеп үтелә. Без, мәдәният хезмәткәрләре, бу көнне "Кояштай түгәрәк була Әнкәйле дөнья гына" исемле әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Кичәдә әниләргә котлау һәм рәхмәт сүзләре, әниләргә багышланган матур шигырьләр һәм җырлар күп яңгырады, дәртле биюләр, күңелле күренешләр куелды.