Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

Китап укучының шәхси китаплары.

Иң күп китап укучы Марат Сәгъдиев безне үзенең шәхси китапханәсендәге автографлы китаплар белән таныштырды. Белеме буенча филолог булган Марат абый күп кенә язучылар белән шәхсән таныш. Ул һәрвакыт яңа китаплар, яңа мәкаләләр турында үзенең фикерләре белән, язучылар турындагы истәлекләре белән уртаклаша. Менә бу юлы да минем үземә дә, китап укучыларга да язучыларның авылдашыбызга аталган теләкләрен уку бик кызыклы булды.