Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Сәхнә йолдызы - Нәгыймә Таҗдарова"

   Быел  ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисткасы, “Хезмәт батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнгән якташыбыз, Утар-Аты авылы кызы Нәгыймә Таҗдарованың тууына  130 ел тула.  Берсеннән-берсе гүзәл, онытылмас образлар тудырып халыкның тирән мәхәббәтен казанган зур сәхнә остасының юбилеена Арча район мәдәният бүлеге  мәдәният учреждениеләре  арасында якташыбыз иҗат иткән образларны “Ин яхшы башкаручы” бәйгесен игълан итте.  Бу бәйгенең Лесхоз мәдәният йортында узган зона этабында без дә катнаштык.