Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Мәртәбәле һөнәр иясе Сез!"

              “Мәртәбәле һөнәр иясе Сез!” исемле специалист көне балалар бакчасы хезмәткәрләренә багышлап уздырылды.  Бу көннең беренче өлешендә китапханәче Көтек балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән очрашты. Аларга китапханә турында сөйләде, яңа китаплар белән таныштырды, тәрбияче, балалар бакчасы хезмәткәрләренең эшләре турында аңлатып китте.  Икенче өлеше китапханәдә  китап күргәзмәсен тәкъдим итү белән дәвам итте. Ә өченче өлешендә төрле елларда балалар бакчасында эшләгән һәм әле дә эшләүче хезмәткәрләр үзләре китапханәгә кунакка килделәр. Тәрбияче һөнәре, балалар бакчасында эшләү үзенчәлекләре, балалар бакчасында эшләүнең уңай һәм тискәре яклары, яшь тәрбиячеләргә һәм әти-әниләргә киңәшләр – безнең уртага салып сөйләшкән сүзләрнең төп темалары әнә шулар булды. Ахырдан сөйләшү чәй өстәле артында дәвам итте.