Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Бердәм булыйк һәр эштә"

            4 ноябрь –Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләнеп үтелә. Без дә бу көнне яшьләр белән “Бердәм булыйк һәр эштә” исемле тарихи белем сәгате уздырдык.  Китапханәче аларны бу датаның тарихы, поляк басып алучыларына каршы көрәштә халыкны күтәргән геройлар белән таныштырды, шушы геройлар истәлегенә куелган һәйкәл турында сөйләп китте. Ахырдан китап укучылар "Халыклар бердәм булса гына" исемле китап күргәзмәсенә обзор тынладылар.