Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

Бөтенроссия "Библиотөн" акциясе.

22 апрель көнне Бөтенроссия “Библиотөн” акциясе кысаларында Казанбаш мәдәният йортында авылдашларыбызга якташыбыз Г.В.Зәкиева пьесасы буенча төшерелгән “Елый икән, елый ирләр дә” нәфис фильмын тәкъдим иттек. Фильм алдыннан китапханәче тамашачыларны пьесаның авторы белән таныштырды.   Танылган журналистның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләп китте.  “Язмышны үзгәртеп булсачы...” китап күргәзмәсенә обзор ясап, укучыларга аның узган ел гына басылып чыккан “Ташлап китмә..” китабын тәкъдим итте.