Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

Беренче Бөтенроссия "Тукай дөньясына сәяхәт" акциясе.

Беренче Бөтенроссия “Тукай дөньясына сәяхәт” акциясе кысаларында китапханәче Көтек балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне “Фатыйма белән сандугач”, Казанбаш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне “Туган авыл”, Казанбаш мәктәбенең 6, 8 сыйныф укучыларын “Гомер юлына керүчеләргә”, “Өзелгән өмид”, “Кызык гыйшык”  шигырьләре белән таныштырды. Әсәрне укып чыкканнан соң, балалар шигырь турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Бергәләшеп алар белән һәр шигырьнең мәгънәсен, идеясын ачарга, шагыйрьнең бу әсәре белән укучыларга җиткерәсе килгән теләкләрен аңларга тырыштык.

     Дөньяда 27 генә ел яшәп калган бөек якташыбызның иҗаты барыбызны да сокландыра. Безгә әле аны өйрәнәсе дә өйрәнәсе.