Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

Йөрәкләрдә Тукай сүзләре

Көтек  авылы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән бөек шагыйребез   Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаенан “Йөрәкләрдә Тукай сүзләре” исемле балалар иртәсе уздырылды. Балалар презентация слайдлары ярдәмендә якташ язучыбызның әти-әнисе, авыр балалык һәм үсмер еллары белән таныштылар. Аннары аның иҗатына тукталдык. Балалар үзләре белгән шигырьләрне укып киттеләр, “Бала белән күбәләк” җырын башкардылар, китапханәче аларны яңа шигырьләр белән таныштырды. Әлбәттә инде, аның әкиятләрен дә яңабаштан искә төшереп киттек. Балалар     Г. Тукайның шигырь-әкиятләреннән шагыйрьнең нәрсә әйтергә, аларны нәрсәләргә өйрәтергә теләвен дә ачыклап киттеләр.

     Балаларга бигрәк тә, “Серле сандык” уены ошады. (Слайдларга Г. Тукай әсәрләреннән берәр предмет төшерелгән һәм балалар аның нинди әсәрдән икәнен әйтергә тиеш булдылар.)  Ахырдан балалар китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштылар һәм Г. Тукайның “Тылсымлы сәхифәләр” китабы  дискасындагы мультфильмнарны карадылар.