Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Сөембикә" - сезнең журнал, туташлар һәм ханымнар!"

        Яраткан журналыбыз «Сөембикә»нең басылып чыга башлавына быел 105 ел булды. Шушы уңайдан китапханәдә “Сөембикә" -  сезнең журнал, туташлар һәм ханымнар!” исемле белешмә-мәгълүмат сәгате уздырылды. Китапханәче китап укучыларны журналның басылып чыгу тарихы, аның редакторлары, сәхифәләре белән таныштырды. “Хатын –кыз галәме” исемле китап күргәзмәсенә обзор ясады. Ахырдан укучылар төрле елларда чыккан журналлар белән якыннанрак таныштылар.