Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Өлкәннәр күңеле - гөлбакча"

   Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Казанбаш авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре бергәләшеп "Өлкәннәр күңеле - гөлбакча" исемле әдәби- музыкаль кичә уздырдык. Кичәдә безнең кадерле әби-бабайларыбыз хөрмәтенә матур шигырьләр, җырлар, җылы котлаулар яңгырады. Яшьләрнең матур биюләре дә кичәбезне җанландырып җибәрде. Китапханәдә өлкәннәр өчен "Ярый әле Сез бар бу дөньяда!" исемле китап күргәзмәсе ясалып куелды.