Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Шифалы шигырьләр остасы"

Быел балаларның яраткан шагыйре Шәүкәт Галиевнең тууына 90 ел була. Шушы истәлекле датаны каршылап, Казанбаш гомумбелем бирү мәктәбе укучылары белән “Шифалы шигырьләр остасы” исемле әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Кичәдә укучыларны мәшһүр әдипнең иҗат һәм тормыш юлы белән таныштырдык, аның ирешкән уңышларына, бүләкләренә тукталдык. Шулай ук укучылар шагыйрьнең яраткан әдәби герое - Шәвәлие белән дә очрашты һәм аның шаян табышмакларына җавап эзләделәр. Кичәдә Шәүкәт аганың балалар яраткан башка шигырьләре дә яңгырады.

        Кичәбез Ш.Галиев сүзләренә язылган “Кыңгыраулы мәктәп еллары” исемле җыр белән тәмамланды.