Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

Галәмгә юл.

      12 нче апрель  бөтен илебездә космонавтика көне буларак билгеләнеп үтелә. Быел кешенең космоска аяк басуына 55 ел тулды. Шушы уңайдан Казанбаш мәктәбе укучылары белән “Галәмгә юл” исемле әдәби кичә уздырылды.

       Укучылар кичә барышында космик киңлекләрне өйрәнүдә иң беренче рәттә торучы К.Э. Циолковский, С.П. Королёв һәм беренче космонавт Ю.А.Гагарин турында тыңладылар.  Космоска очу хыялын тормышка ашырырга ярдәм иткән хайваннарны да искә алдылар һәм, гомумән, кешенең галәмне яулау баскычларын тагын бер кат күздән кичерделәр. Шулай ук космонавтларның киемнәре, аларның эш урыннары һәм азыклары белән таныштылар.   Ә иң мөһиме алар галәмнең кешелеккә ничек хезмәт итүен ачыкладылар. Ахырдан укучылар “Йолдызларда кунакта” исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар.