Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Музейлар иленә сәяхәт"

    14 сентябрь көнне Республикада бердәм мәдәният дәресе уздырылды. Бу чарадан без дә читтә калмадык. “Музейлар иленә сәяхәт” исеме астында узган бу дәрестә башлангыч сыйныф укучылары белән республикабызның иң зур музейлары, Арча һәм районыбыз авылларындагы музейларга виртуаль сәяхәт оештырдык һәм аларны, мөмкинлек булганда бу музейларны барып күрергә чакырдык.  Укучылар белән музейларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшереп үттек.

      Икенче өлештә укучыларга "Укучының мәдәни көндәлеге"н өләштек һәм аның белән таныштырып киттек. Көндәлек  белән эшләү тәртибен аңлаттык.