Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Гөлләр кебек көләч без, саумы, белем йортыбыз!"

      “Гөлләр кебек көләч без, саумы, белем йортыбыз!” исемле әдәби кичә 1 сыйныф укучыларын китапханәгә кунакка чакырды. Башта китапханәче укучыларны китапның кеше тормышындагы, бигрәк тә белем алу процессындагы роле турында кечкенә генә кереш сүз аша китаплар белән дус булырга чакырды. Аннан соң аларны китапханә белән таныштырды, китапларның киштәләрдә урнашу тәртипләренә өйрәтте. Шулай ук укучылар китапханәдә китап сайлау, китап белән эшләү, аның ярдәмендә мәктәптә алган белемнәрне ныгыту, арттыру серләренә төшенделәр, китапханәгә килүче вакытлы матбугат басмалары белән таныштылар. Ял итү минутында табышмакларга җавап биреп кечкенә генә бүләкләр оттылар. Шулай ук алар өчен әзерләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү тыңладылар. Һәм, әлбәттә инде, китапларны саклау, аларны карап тоту турында әңгәмәдә катнаштылар.  Ахырдан укучылар өйдә уку өчен үзләренә охшаган китапларны сайлап алдылар.