Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

Данлы якташларыбыз.

    9 апрельдә Казанбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә якташларыбыз, шушы мәктәптә белем алган Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай премиясе лауреаты Гариф Ахунҗан улы Ахуновка һәм  33 ел буе “Известия” колхозын җитәкләгән Социалистик Хезмәт Герое  Мирбат Бәдри улы Хәстиевка мемориаль такта ачу тантанасы уздырылды. Тантанада язучының кызы язучы Наилә Ахунова, драматург Данил Салихов, язучы Ләбиб Лерон, шагыйрә Ольга Левадная, Мирбат аганың улы, атказанган табиб Ринат Хәстиев, Мирбат аганың сеңлесе Римма Хәстиева, хезмәттәшләре катнашты.   Кунакларның чыгышлары укучыларның чыгышлары белән аралашып барды. Бу кичәдә Гариф Ахунов һәм Мирбат Хәстиев турында бик күп истәлекләр сөйләнде. Аларны барлык авылдашлары да,  якыннан белүчеләр дә бик гади, ярдәмчел, туган ягын яратучы буларак искә алдылар. Бу ике олы шәхес авылыбызның данын бик еракларга таратты һәм менә хәзер киләчәк буыннарны да шуңа өндәр өчен яңадан истәлек такта булып туган мәктәпләренә кайтты.

     Мәктәп фойесында көн дәвамында  “Үз иленең бизәге ул!” (Мирбат Хәстиевкә багышланган) “Җырга тиң гомер”  (Гариф Ахуновка багышланган) китап күргәзмәләре эшләде.