"Сак һәм уяу булыйк: терроризм"
3 сентябрь – Терроризмга каршы көрәшкә теләктәшлек көне буларак билгеләнеп үтелә. Бу көнне без дә ”Сак һәм уяу булыйк: терроризм!” исеме астында белешмә-мәгълүмат сәгате уздырдык. 5-9 сыйныф укучылары белән бу көннең ни өчен нәкъ менә 3 сентябрь көнне билгеләнеп үтүе, терроризмның асылы, аның чын мәгънәсендә кешелек өчен нинди куркыныч белән янавы турында сөйләштек. Презентация слайдлары һәм язмадагы җыр ярдәмендә 2004 нче елның 1 сентябрендә булган Беслан вакыйгаларын искә төшердек. Терроризм белән янәшә торучы экстремизм турында да әйтеп киттек. Укучыларны “Терроризм: кешелеккә куркыныч яный” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырдык. Очрашуыбызның ноктасы итеп укучыларны уяулыкка, саклыкка чакырдык.