Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Бәхет биргән җирем - Татарстан"

 

Республика көне - Татарстан халкы өчен зур бәйрәм көн. 28 август көнне шушы бәйрәмне каршылап китапханәдә «Бәхет биргән җирем – Татарстан” исемле белешмә- мәгълүмат сәгате уздырылды. Укучылар китапханәченең бу бәйрәмнең тарихы, татар халкының аны ничек бәйрәм итүе турында, дәүләтчелек символлары, гомумән, Республикабызның унышлары, горурланырлык предприятиеләре турында тыңлап киттеләр. Китапханәченең чыгышы презентация белән тулыландырылып барылды һәм шушы ук презентация ярдәмендә, укучылар белән кечкенә генә викторина уздырып алдык. Ахырдан укучылар “Син – рухы, көче, намусы татар дигән халыкның” исемле китап күргәзмәсенә обзор тыңладылар һәм андагы әдәбият белән таныштылар. Аларга бигрәк тә “Сабантуй” газетасында басылып чыккан М. Әхмәтҗановның “Татарстан районнары турында беләсеңме?” исемле шигьри табышмагы бик ошады.