Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Өе барның - көе бар"

  8 июль - Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне буларак билгеләнеп үтелә. Без дә бу бәйрәм уңаеннан яшьләр өчен "Өе барның - көе бар" исемле белешмә-мәгълүмат сәгате уздырдык. Йортны ямьле һәм уңайлы итү өчен нәрсә эшләргә, аш-су ягын ничек жиһазларга, гөлләрне ничек үстерергә - безнең сәгатьнең төп сораулары әнә шундыйлар булды. Әлбәттә, бу эштә безгә йорт эшләре турындагы китаплар ярдәм итте.