Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Кайгы җиле ишек какмасын!"

     “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында “Кайгы җиле ишек какмасын” исемле түгәрәк өстәл уздырдык. Яшүсмерләр башта китапханәченең наркотикларның килеп чыгу тарихы, аларның җәмгыятьтәге уңай һәм тискәре урыны турындагы кереш сүзен тыңлап киттеләр. Аннары үзләре белән  наркоманнар, наркотиклар турындагы уйдырмалар (барысы да татып карый, син дә калышма; наркотикларның барысы да зарарлы түгел; бер кабып кара, ошамаса ташларсын кебек), наркотиклар китереп чыгара торган авырулар, җинаять җаваплылыгы һәм башкалар турында уртага салып сөйләшү алып бардык. Ахырдан укучылар “Мин тормышны сайлыйм” китап күргәзмәсе белән, буклетлар, яшьтәшләренең рәсемнәре белән таныштылар һәм анкета сорауларына җавап бирделәр.