Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Мудрый учитель"

  2018 ел – Л. Толстой елы буларак игълан ителде. Һәм без укучылар белән бөек язучыга багышлап “Мудрый учитель” дип исемләнгән лэпбук ясадык. Беренче коймак төерле була, дигәндәй – бу эле безнең беренче генә эш. Шулай да аны ясау безгә дә, балаларга да бик кызыклы булды. Укучылар алдан ук язучының әсәрләренә иллюстрациялар ясадылар, мәсәлләреннән канатлы әйтемнәр җыеп, язып, матурлап бизәделәр. Калган эшне китапханәдә бергәләп эшләдек.