"Минем якын дусларым"
Каникулларны күңелле һәм файдалы итеп уздыру максатыннан мәктәп яны җәйге лагерьга йөрүче укучылар белән “Минем якын дусларым” исемле әдәби КВН уздырдык. Укучылар бик яратып төрле-төрле конкурсларда катнаштылар. Уенчыкларга, рәсемнәргә карап әдәби геройларны таныдылар, иллюстрацияләргә карап әсәрләрне атадылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр һәм әдәби аукционда отып бүләкләр алдылар.