Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Балачак - бәхет иле ул!"

  Җәйнең беренче көне барлык балаларның уртак бәйрәме. Халыкара балаларны яклау көнендә без дә кечкенә генә бәйрәм ясап алдык. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янындагы мәйданда балалар рәсемнәренә конкурс оештырдык. Башта укучыларга бу бәйрәмнең тарихы, әһәмияте, балаларны нәрсәләрдән яклау кирәклеге турында сөйләшеп алдык. Бу эштә олылар гына түгел, балаларның үзләренең дә катнашуы кирәклеген азсызыклап үттек. Аларның юл йөрү, мәктәп, этикет кагыйдәләрен үтәүләре, үз-үзеңне олылар, чит кешеләр, яшьтәшләрең белән тоту кагыйдәләрен белүләре  бик күп күңелсезлекләрдән коткарып калырга мөмкин. Ә без өлкәннәр сезне һәрвакыт якларга, сакларга әзер. Шушы кереш өлештән соң, балалар асфальтта рәсем ясадылар. Ахырдан без китапханәгә кереп җиңүчеләрне билгеләдек, аларга бүләкләр бирдек һәм “Бу –җәй иле!” исемле китап күргәзмәсенә обзор ясадык.