Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

“Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда –Тукай эзләрен”

    Бөек якташ язучыбыз Г. Тукайның тууына быел 130 ел була. Шул уңайдан район күләмендә  “Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда –Тукай эзләрен” дип исемләнгән  сәнгать фестивале игълан ителгән иде. Шушы фестиваль кысаларында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән Г.Тукайның шигырьләрен, аның шигырьләренә язылган җырларны, шагыйрьнең әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән композицияне һәм кул эшләрен әзерләп  Түбән Пошалым авылында чыгыш ясадык.