Кечкенә Көтектән зур сәлам!
26 март көнне Казанбаш авылы мәдәният йортында китапханәнең күчмә китапханәсе булган Көтек авылы кешеләре белән “Кечкенә Көтектән зур сәлам!” исемле музыкаль - тематик кичә үткәрдек. Авылыбыз кечкенә генә булса да сәнгатькә гашыйк гаиләләре, җыр –моңны тормыш юлдашы иткән уңган- булган кешеләре белән мактана ала, хис-кичерешләрен шигырь юлларына салучыларыбыз да бар. Кичәбездә аларның барысын да күрсәтергә тырыштык. Очрашуыбызны тулысы белән авылыбызны ярату хисе белән сугарырга тырыштык һәм без максатыбызга ирештек.