Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

“Шәҗәрә ул – үткәннәрдән киләчәккә тәрәзә”

    15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан китапханәдә “Ак калфак” клубына йөрүчеләр белән “Шәҗәрә ул – үткәннәрдән киләчәккә тәрәзә”  исемле тарихи –әдәби сәяхәт уздырдык.  Шәҗәрәләр төзү тарихы, анын мөһимлеге, шәҗәрәне ничек төзү турында фикер алыштык. “Тәрбиянең асыл ташы” китап күргәзмәсендәге әдәбият - Галим Марсель Әхмәтҗановның “Татар шәҗәрәләре” китабы, Г. Тукайның шәҗәрәләре һәм башкалар белән  якыннан танышу шәҗәрә төзү эшен аңларга ярдәм итте.  Берничә гаиләнен шәҗәрәләрен өйрәнеп киттек. Мәктәп укучыларының дәрес кысаларында төзегән шәҗәрәләре белән дә таныштык. Очрашу бик җылы узды.