Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Мәңге сүнмәс хәтер!"

    Җиңү көне бәйрәме уңаеннан Казанбаш авылы мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Мәңге сүнмәс хәтер!” исемле әдәби-музыкаль кичә уздырылды. З. Зәйнуллинның “41нең арбалы хатыннары” спектакленнән бер өзек белән башланып киткән кичә башта  тамашачыларны сугышның авыр минутларына алып кереп китте. Аннары алып баручылар кыскача гына бу изге сугышның тарихына тукталып киттеләр. Алга таба кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Сугыш темасын яктырткан шигырьләр яңгырады, “Яшьлек” бию ансамбленең солдат хатларына багышланган бию композициясе тамашачыларның күңеленә бигрәк тә хуш килде.