Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Балаларга сугыш турында укыйбыз- 2018"

4 май көнне Халыкара “Балаларга сугыш турында укыйбыз -2018” акциясе  булып узды. Аны ел саен Самара өлкә китапханәсе уздыра. Бу чарада безнең китапханә дә катнашты. Чара башлангыч сыйныф укучылары белән уздырылды.  Иң элек укучыларга сугыш, аның михнәтләре, совет иленең бу сугышта кичергән югалтулары турында сөйләдек. Аннары укучылар белән әсәрләргә күчтек. Укучылар М. Җәлилнең “Вәхшәт”, Ш. Галиевның “Солдат әби” шигырьләрен, И. Газиның “Сыерчыклар” хикәясен тыңладылар.  Һәм тулырак герой –пионерлар турындагы хикәяләргә тукталдык. “Дети-герои” һәм “Пионеры –герои” китаплары буенча әзерләнгән “Юные герои сороковых” исемле презентацияне карап яшь балаларның Җиңүгә керткән өлешләре турында белделәр.

      Акцияне уздыру өчен  “Мәңге сүнмәс хәтер” исемле китап күргәзмәсе әзерләнде.