Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

«Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә»

Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган «Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә» район фестиваленең зона туры 26 апрель көнне Лесхоз мәдәният йортында узды. Казанбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать вәкилләре бу фестивальдә М. Җәлил һәм Ф. Яруллиннарның шигырьләрен укыдылар, егетләр башкаруында "Герман көе" җырын җырладылар һәм З.Зәйнуллинның "41 нең арбалы хатыннары" спектакленнән бер өзек күрсәттеләр.