Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Мәңгелек дан, рәхмәт сиңа, шигърият солтанына!"

26  апрель - якташыбыз Г. Тукайның туган көне уңаеннан Казанбаш мәктәбендә 7- 8 сыйныф егетләре арасында “Тамчы-шоу” ярышын уздырдык. Укучылар Г.Тукайның тормыш юлы һәм аның иҗаты буенча әзерләнгән сорауларга җаваплар эзләделәр, әсәрләрен танып белделәр. Ярыш турлары арасында мәктәп укучылары Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен сәхнәләштереп күрсәттеләр, җырларын башкардылар.