Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Без - Тукай оныклары"

      Бөек якташыбыз Г. Тукайның туган көне уңаеннан Көтек  һәм Казанбаш  балалар бакчаларында “Без Тукай оныклары” исемле әдәби - музыкаль кичә уздырылды.  Китапханәче балаларны Г. Тукайның тормыш юлы, аның шигырь, әкиятләре белән таныштырды. Презентация слайдларына урнаштырылган рәсемнәр ярдәмендә кечкенә генә викторина үткәрде. Аннары  балалар үзләре ятлаган шигырьләрне сөйләделәр, рольләргә бүленеп уйнап та киттеләр, күмәк биюләр башкардылар.     Ахырдан алар “Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!” исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм Г.Тукайның “Тылсымлы сәхифәләр” китабы буенча язылган дисктан мультфильмнар карадылар.  Кичәдә актив катнашканнары өчен балаларга тәмле бүләкләр өләштек.