Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Китап иле - серле дөнья"

   2 апрель – Халыкара балалар китабы көне. Бу көнне балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән “Китап иле- серле дөнья” исемле балалар иртәсе уздырдык. Балалар китапханә, яңа китаплар белән танышты. Аларның хәрефләрне тануларын тикшереп карадык. Шулай ук алар белән әкиятләр укып, табышмакларга җаваплар эзләдек. Балаларга китап белән дус булуның ни өчен кирәк булуын аңлатырга тырыштык.