Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Йолдызлар иленә сәяхәт"

   12 апрель илебездә Космонавтика көне буларак билгеләнеп үтелә. Шушы уңайдан без дә Казанбаш мәктәбе укучылары өчен “Йолдызлар иленә сәяхәт” исемле әдәби кичә уздырдык. Кичәдә китапханәче укучыларны кешенең галәм киңлекләренә очу тарихы, аның нигезендә торган галимнәр белән таныштырды. Беренче космонавт Ю. А. Гагарин тормышына  аерым тукталдык.  Белемнәрне ныгыту өчен укучылар белән викторина уздырдык. Ахырдан укучылар кешенең галәмгә очу мизгелләрен үз эченә алган кыска гына кинофильм карадылар. Шулай ук аларга “Йолдызларда кунакта” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.