Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Ягез әле, әтиләр!"

   24 февраль көнне Казанбаш мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ягез әле, әтиләр!” исемле кичә - ярыш уздырылды. Яшь әтиләр өстәл әзерләү, бала төрү һәм юату, кызларга чәч ясау осталыкларында көч сынаштылар. Шулай ук аларны төз атуда, тапкырлыкта, зирәклектә сынадык. Әдәби характердагы биремнәрне дә уңышлы гына үтәп чыктылар әтиләр. Ярышлар арасында концерт номерлары куелды, тамашачылар белән  уеннар уйналды. Бәйрәм матур булды, безнең әтиләр барысын да булдырдылар.