Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Егылмас җилкән"

  9 февраль Татарстанның халык шагыйре, язучы һәм драматург Фәнис Яруллинның туган көне. Әгәр исән булса аңа буген 80 яшь тулыр иде. Шушы уңайдан мәктәп укучылары белән ”Егылмас җилкән” исемле әдәби кичә уздырдык. Укучылар танылган язучының авыр балачагы, ачы язмышлы тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Тулырак итеп итеп аның ятим балаларга багышланган “Яралы язмышлар” китабына тукталдык.  Укучылар өчен шулай ук әдипкә багышлап төзелгән “Мин кайтырмын сезгә яңадан...” исемле китап күргәзмәсенә обзор да ясалды. Кичә презентация слайдлары белән тулыландырып алып барылды. Ахырдан укучылар кыска гына тест ярдәмендә алган белемнәрен ныгыттылар. Кичә ахырында укучыларны Республика яшүсмерләр китапханәсе игълан иткән “Мин тормышка гашыйк!” конкурсында катнашырга чакырдык.