Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Ачтым әле күңел ишекләрем..."

20 гыйнвар көнне Казанбаш мәдәният йортында авылдашыбыз һәвәскәр шагыйрә Гөлара Шәрипованың “Ачтым әле күңел ишекләрем...” исеме астында яңа басылып чыккан  тәүге китабын - “Баллы көзләрем”  китабын тәкъдир итү кичәсе  уздырылды.  Кичәдә Гөлара ханымның шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлары яңгырады. Кичә барышында алып барылган әңгәмәләр аркылы шагыйрәнең уй-фикерләре, китапның басылып чыгу тарихы белән таныштык. Аның әти-әнисе, туганнары, гаиләсенә багышланган шигьри тәлгәшләре кичәнең буеннан буена якты нур булып сузылып барды. Алар барысы да кичәнең кадерле кунаклары булдылар.  Гөлараны беренче иҗат җимеше белән котларга килгән туганнарының, дусларының, хезмәттәшләренең, ут-күршеләренең, иҗатташларының изге теләкләре, музыкаль бүләкләре кичәбезне тагы да ямьләндереп җибәрде.  Ә Гөлараны китапны бастырып чыгаруга этәргән һәм аңа  ярдәм иткән шагыйрә Гөлүсә Шахбан белән аның тормыш иптәше Закир Шахбаннарның чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Иҗат кичәсе өчен презентация һәм “Моң тулы күңелләрем” исемле китап күргәзмәсе әзерләнде.