"Шиһабетдин хәзрәт"
Татар халкының күренекле галиме Ш. Мәрҗаниның тууына 200 ел тулу уңаеннан 5 сыйныф укучылары өчен белешмә-мәгълүмат сәгате уздырылды. Укучылар якташ - мәгърифәтчебезнең балачагы, тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштылар. Балачагындагы кызыклы вакыйгалар турында тыңладылар. Шулай ук районыбызда Ш. Мәрҗани исемен мәңгеләштерү өчен башкарылган эшләр турында файдалы мәгълүматлар алдылар.