Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Иң бөек татар"

      Казанбаш авылы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән бөек шагыйребез   Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаенан “Иң бөек татар” исемле балалар иртәсе уздырылды. Балалар презентация слайдлары ярдәмендә якташ язучыбызның әти-әнисе, авыр балалык һәм үсмер еллары белән таныштылар. Аннары аның иҗатына тукталдык. Балалар үзләре белгән шигырьләрне укып киттеләр, китапханәче аларны яңа шигырьләр белән таныштырды. Әлбәттә инде, аның әкиятләрен дә яңабаштан искә төшереп киттек. Балалар бигрәк тә, “Мин кайсы әсәрдән?” уенын яраттылар. (Слайдларга Г. Тукай әсәрләреннән берәр предмет төшерелгән һәм балалар аның нинди әсәрдән икәнен әйтергә тиеш булдылар.)  Ахырдан балалар китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштылар.