"Туфан Миңнуллин биеклеге"
25 нче ноябрь Әниләр көне уңаеннан авыл мәдәният йортында авыл үзешчәннәре көче белән Т. Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" әсәрен сәхнәгә куйдык. Ә спектакль алдыннан тамашачыларга китап күргәзмәсе янында "Туфан Миңнуллин биеклеге" исемле белешмә-мәгълүмат сәгате уздырдык.