"Кыш бабайда кунакта"
Яңа ел бәйрәме балалар өчен бигрәк тә көтеп алынган бәйрәм. Каникул вакытында без дә балаларны бәйрәмгә чакырдык. Алар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, төрле-төрле уеннарда, музыкаль конкурсларда теләп катнаштылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Матур чыгышлары өчен Кыш бабай үзе дә аларга үзенең бүләкләрен өләште, Яңа елда зур уңышлар, тәртипле, тәүфыйклы балалар булуларын теләде.