Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

Китаплар патшалыгында

                  Казанбаш авылы китапханәсендә 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен “Китаплар патшалыгында” исемле китапханәгә сәяхәт оештырылды.  Укучылар  китапларның һәм беренче китапханәләрнең килеп чыгышы турында тыңладылар. Презентация слайдлары ярдәмендә китапка багышланган мәкальләрне, табышмакларны искә төшерделәр. Шулай ук китап турында шигырьләр укып киттеләр. Аннары укучылар китапханә буенча сәяхәткә кузгалдылар. Сәяхәт барышында  укучылар белән китапханәдә китапларның урнашуы, китап сайлау һәм саклау кагыйдәләре турында сөйләштек.  Ахырдан укучылар бер-берсенә үзләре яратып укыган китапларны тәкъдим иттеләр, яңа китаплар сайладылар.