Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Яшәү - үзе батырлык"

    3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләнеп үтелә. Шушы дата уңаеннан 8 декабрь көнне Казанбаш мәктәбе укучылары өчен “Яшәү –үзе батырлык” исемле телдән журнал уздырылды. Укучылар бу кичәдә шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, киң күңелле булу кебек төшенчәләргә аңлатмалар бирделәр. Журналның беренче бите юкка гына “Шәфкатьлелек” дип аталмады. Алдагы битләрне ачып укучылар инвалидлар көненең нинди көн булуы, язмыш тарафыннан кимсетелгәннәрнең тормышы, көнкүреше турында тыңладылар, шигырьләр укып киттеләр. Сәламәт белән авыру арасындагы чикнең бик нечкә булуы, шул чикне узмас өчен үзеңне һәм якыннарыңны саклау, тормышта бик сак булу турында сөйләштеләр. Ә инде бу язмышка дучар булганнарга кулдан килгән кадәр ярдәм итү, алар белән ешрак аралашу өчен барыбыз да тырышырга тиеш. Бу тормыш һәм кешелеклелек кануны. Бу темаларга сөйләшүне тормыштагы мисаллар белән тулыландырып алып бардык. Кичәне язмадагы “Мы просто другие” җыры белән тәмамладык.