Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Хайваннар дөньясында"

   Экология елы уңаеннан уздырылган “Хайваннар дөньясында” исемле балалар иртәсе балаларда хайваннар дөньясын танып белү, аларның яшәешен саклау максатыннан уздырылды. Балалар презентация ярдәмендә безнең якларда яшәүче хайваннар һәм кошлар белән таныштылар. Аларны саклау юлларын өйрәндек. Шулай ук балаларга шул теманы ача торган китапларга күзәтү дә ясап аларны әти-әниләре белән китапханәгә чакырдык. Китаплар белән якыннан танышу да балаларга кызыклы булды. Ахырдан укучылар презентация  слайдлары ярдәмендә викторина сорауларына җавап бирделәр.