Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Экология һәм кеше"

Экология елы уңаеннан мәгълүмат көне уздырылды.  Ул берничә бүлекне үз эченә алды. Иң элек китапханәгә балалар бакчасында тәрбияләнүче зур группа балаларын кунакка чакырдык. Алар белән табигать, аны саклауның ни өчен кирәклеге турында сөйләштек.  Икенче бүлектә өлкәннәр өчен ел дәвамында эшләп килгән “Табигать – уртак йортыбыз” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү уздырылды.  Өченче бүлектә 5- 7 сыйныф укучылары өчен экологик КВН үткәрдек. Укучылар табигать фәннәре буенча булган белемнәрен ярышта бик оста файдаландылар.