Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Ил терәге - ир-егет"

   9 декабрь – Ватан геройлары көне уңаеннан мәдәният йорты белән берлектә “Ил терәге-  ир-егет” исемле очрашу кичәсе уздырдык. Иң беренче чиратта китап укучыларны Ватан геройлары көне тарихы белән таныштырдык. Аннары быел гына хәрби хезмәттән кайткан  егетләр сүз алды. Алар үзләренең солдат еллары турында сөйләделәр, яшь егетләргә киңәшләр бирделәр. Аларның әниләре дә сәхнәгә күтәрелеп үз сүзләрен әйтеп үтте. Шулай ук районыбызның Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, авылыбызның Әфган, Чечен сугышларында катнашкан авылдаш ир-егетләребезне дә искә алып киттек. Кичәбез музыкаль номерлар белән аралашып барды. Ә егетләр үзләре кызыклы күренешләр уйнап курсәттеләр.