Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Без һәм галәм"

Казанбаш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен авиация һәм космонавтика көне уңаеннан «Чернецов-Рождественский С.Г. Космос: энциклопедия для детского сада» китабын тәкъдир иттек. Балалар белән бергә бу искиткеч китап битләре буйлап сәяхәткә чыктык.  Матур, бай эчтәлекле китап безгә космос турында төп терминнарны һәм белемнәрне өйрәнергә булышты. Балалар үзләре дә бу чарага әзерләнгәннәр, китап буйлап сәяхәт иткәндә китапханәчегә үз белемнәрен дә күрсәттеләр.