Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Хәзинәле гомер"

      25 нче апрельдә Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп мәктәбендә районара Гариф Ахунов укулары үткәрелде. Укулар Гариф Ахуновның купкырлы шәхес булуын исәпкә алып, төрле юнәлешләрдә оештырылды. “Туган ягым чишмәләре” темасына рәсем ясау; туган як турында шигырь иҗат итү , Гариф Ахунов иҗаты буенча фәнни- тикшеренү эшләре язу, укытучылар өчен осталык дәресләре күрсәтү юнәлешләренә эшләр кабул ителде. Конференциядә чыгыш ясаучыларның хезмәтен мәртәбәле жюри бәяләде. Конференциягә шулай ук Гариф Ахуновның кызы шагыйрә Наилә Ахунова, язучының туганы Сания Ахунова, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова, Казан арты тарих-этнография музее хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин, үзешчән шагыйрә Гөлара Шәриповалар кунак булып килгәннәр иде. Кунаклар шулай ук жюри составына да керде. Конференция дәрәҗәле кунаклар белән очрашу форматында кичә белән тәмамланды. Дипломнарны да укучыларга остазлар тапшырды.