Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз"

 7 май көнне Казанбаш авылы китапханәсе Самара өлкә китапханәсе игълан иткән XV нчы Халыкара “Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз” акциясендә  катнашты. Кече һәм урта яшьтәге укучылар белән башта Бөек Ватан сугышы турында, бу сугышның фронттагы һәм тылдагы  авырлыклары турында әңгәмә кордык. Бу канкойгыч сугыш турында без һәрвакыт хәтерләребезне яңартып торырга тиешбез. Сугыш каһарманнарын да, тыл ветераннарын да, сугыш чоры балаларын да бертигез хөрмәт итәргә тиешбез. Ә хәтерләр өчен бу сугыш турында күбрәк укырга, күбрәк белергә кирәк. Шул максат белән без бүген Д. Бедныйның шигырьләрен һәм  Ф. Кәримнең  хикәясеннән өзек укыдык Ахырдан әсәрләргә бергәләп анализ ясап алдык.

        Укучыларга шулай ук “Читаем детям о войне” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.